Казанда бильярд буенча халыкара турнир бара: «Бездәге бильярд мәктәбе – иң яхшысы»
Казанда бильярд спорты буенча «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» халыкара ярышлары башланды. Турнир «Ирекле пирамида» дисциплинасында Дөнья кубогының беренче этабы булып тора һәм республика башкаласында өченче тапкыр үткәрелә.
Чемпионатка барлыгы 5 илдән 80 артык спортчы килгән. Турнирда Әрмәнстан, Беларуссия, Казахстан, Үзбәкстаннан, шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләреннән вәкилләр катнашырга теләк белдергән. Ярышны исә Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.
Татарстанда спортның бөтен төрләрен, шул исәптән бильярдны да яраталар. Бильярд өстәле артына дуслар һәм партнерлар гына җыела. Безнең республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, һәм без аларның һәркайсын үзе яраткан спорт төренә тартырга тырышабыз. Бильярдны яратучылар күп. Казандагы бүгенге очрашулар да әлеге спорт төренә игътибарны тагын да күбрәк җәлеп итәчәк. Татарстан илдә спортны үстерү буенча лидерлар рәтендә. Халыкның өчтән ике өлеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә – якынча 2,4 миллион кеше дигән сүз бу. Шулай ук республикада планлы рәвештә инфраструктура ныгытыла: узган елда 133 спорт корылмасы төзелгән. Республика, милли чемпионатларны да кертеп, 70тән артык эре ярышны кабул иткән, – дип сөйләде ул.
Ачылыш тантанасында быел «Халыклар бердәмлеге елы» булуын да ассызыклап үттеләр. Чыгыш ясаучы бию коллективлары да моны матур-матур костюмнары, милли биюләрендә чагылдырды. Ә популяр җырчы Илгиз Шәйхразыев барлык татар сылукайларына багышланган «Татар кызы» җырын башкарды. Бу вакытта сәхнә түренә «Мисс Татарстан» гүзәлләре дә чыкты. Бик матур күренеш булды.
Бер арада ватандашыбыз, атказанган спорт мастеры Диана Миронова белән дә сөйләшеп алдык. Ул ТР Рәисе Кубогына моңарчы үткәрелгән турнирларның да җиңүчесе булып танылган:
Туган якта, туган җирдә үткән ярышлар – ул үзгә бер. Күңел җиңүгә рухланган була. Монда бик күп җанатарлар була. Шуңа күрә дә гел җиңү белән шатландырып торасым килә. Мөмкин кадәр күбрәк чит ил спортсменнары килүе бик яхшы күренеш, дип саныйм. Бездәге бильярд мәктәбе – һәрвакыт иң яхшысы булыр, – дип сөйләде ул журналистларга.
Татарстанның Спорт министры Владимир Леонов:
Бильярд – бик популяр спорт төре. Без өч ел элек локаль ярышлардан башлаган идек, ә бүген бу инде Дөнья Кубогының беренче этабы. Бирегә биш илдән иң яхшы бильярдчылар җыелды. Дөнья чемпионы Диана Миронова Татарстанны тәкъдим итә, безнең егетләр дә бик көчле. Россия җыелмасы эчендә дә көндәшлек бик җитди – күп төбәкләр тәкъдим ителгән. Ышанам: турнир безнең өчен уңышлы булыр, – дип белдерде министр.
- Финал уеннары 5 апрельдә узачак. Хатын-кызлар арасында – 12:00, ир-атлар арасында – 15:00 сәгатьтә көтелә. Бүләкләү тантанасы 18:00 сәгатьтә планлаштырылган.