Новое
Лия Гәрәфетдинова дуатлон буенча дөнья чемпионатында җиңде
67
Лия Гәрәфетдинова дуатлон буенча дөнья чемпионы булды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Италиядә дуатлон буенча дөнья чемпионатында Татарстан спортчысы Лия Гәрәфетдинова юниорлар (16–19 яшь) арасында кышкы дуатлон-ярышта (4 км йөгерү + 8 км чаңгы) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм алтын медаль яулады.
23 яшькә кадәрге яшьләр арасында бронза медальне Татарстанның тагын бер вәкиле — Ксения Скворцова алды.
Ике спортчы да нейтраль статус белән чыгыш ясады, диелә бу хәбәрдә.