Добавить новость
Новое

Ренас Кәлимуллин: «Ак Барс» хоккейчысы Артем Лукоянов көрәшкәндә хөкемдар булдым

Intertat.ru
45

«Бу алтын минем өчен бик зур әһәмияткә ия»

Ренас, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында алтын яулавыгыз котлы булсын. Сөйләгез әле, бу бүләк сезнең өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт?

Әлбәттә, бу алтын минем өчен бик зур әһәмияткә ия. Ярышлар алдыннан бик зур эш башкарылды. Дөресен әйтәм: чыгыш ясау җиңел булмады, чөнки минем гадәти авырлыгым – 80 кг. Ә хәзер мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 90 кг авырлыктагы спортчылар арасында чыгыш ясадым. Бераз авырлыклар булды, тик мин бик шат, барысын да җиңеп чыга алдым.

Авырлык җыю һәм үзегез өчен гадәти булмаган категориядә чыгыш ясау авыр булдымы?

Авырлык җыюда проблема булмады. Ә менә ярышларда, чыннан да, җиңел түгел. Бу 10 кг шактый нык сизелә (елмая). Мин күп еллар 80 кг категориядә чыгыш ясадым һәм, кагыйдә буларак, көндәшлек сизмәдем. Ә бу ярышларда алтын өчен көрәшергә туры килде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге ярышларда 35 илдән якынча 350 көрәшче булды. Зур көндәшлек сизелдеме?

Әйе. Гәрчә, билбау көрәше дөнья күләмендә артык популяр спорт төре булмаса да, Әмирлекләрдәге ярышларга лаеклы дәрәҗәдәге көрәшчеләр шактый күп җыелды.

Кайсы илләрдәге билбау көрәшчеләре иң көчлесе?

Мөгаен, Азиядәндер. Аларда көрәш бик популяр, анда көрәшне яраталар һәм хөрмәт итәләр, шуңа күрә билбау көрәшендә дә яхшы чыгыш ясыйлар.

«Минем өчен бу алтын бик зур әһәмияткә ия. Ярышлар алдыннан бик зур эш башкарылды».

Фото: © minsport.tatarstan.ru

«Якын киләчәктә билбау көрәше Олимпия уеннары программасына керер дип уйламыйм»

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән нинди тәэсирләр калды?

Бик уңай тәэсирләр. Халыкара стартларда катнашырга яратам, чөнки бу – дөнья күрү өчен искиткеч мөмкинлек. Әмирлекләрдәге турнир бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Кызганыч, ярышларда тамашачылар күп булмады. Әмма мин моны нәкъ менә илнең үзенчәлегенә бәйле дип уйлыйм. Күрәсең, анда көрәш бик популяр түгелдер. Ә ил үзе бик матур. Дөрес, яшәү өчен климаты бик уңайлы түгел анысы (елмая). Эссе. Әмма йөрер җирләр бар иде, сәүдә үзәкләрендә бик теләп йөрдем, бездә, Россиядә булмаган кибетләрдә булдым. Аннан ризыклар турында әйтәсем килә: монда – бөтен җирдә дә диярлек хәләл туклану, шуңа күрә, кайда ашарга икән, дигән сорау бөтенләй дә тумады. Барысы да бик тәмле.

Ничек уйлыйсыз, билбау көрәшенең җәйге Олимпия уеннары программасына кадәр үсеп җитү потенциалы бармы?

Дөресен әйтәм, бервакытта да бу турыда уйланганым юк. Шулай да, бүген билбау көрәше – күбрәк локаль спорт төре. Әйе, бездә, Татарстанда, ул популяр, Спорт министрлыгы турнирларны еш оештыра, бик күп спортчы килә. Ягъни, бездә билбау көрәшенә шактый игътибар бирелә. Ә дөньяда – башкачарак күренеш. Күпчелек илләр өчен билбау көрәше – бик экзотик спорт. Аларда Олимпия уеннарына җибәрерлек спортчылар булмаска мөмкин. Шуңа күрә, якын киләчәктә билбау көрәшенең Олимпия программасында барлыкка килүе икеле.

Сез моны теләр идегезме?

Классик спортчы кебек җавап бирәм – ярышлар күбрәк булган саен яхшырак.

«Күпчелек илләр өчен билбау көрәше – экзотик спорт. Шуңа күрә, якын киләчәктә билбау көрәшенең Олимпия программасында барлыкка килүе икеле».

Фото: © Ренас Кәлимуллин тәкъдим итте

«Ак Барс» хоккейчысы Артем Лукоянов көрәшкәндә хөкемдар булдым»

Элек биргән интервьюларыгызда мавыгуларыгыз турында аз сөйләгәнсез. Көрәштән бушаган вакытларда ниләр белән кызыксынасыз?

Үземне хоккей җанатары дип әйтә алам. Мөмкинлек булганда, «Ак Барс» уеннарын күзәтәм.

Сез команданың бу сезондагы чыгышларыннан канәгатьме?

Әлегә таблицада яхшы гына баралар бугай. Тик, әлбәттә, иң мөһиме – клубның плей-оффта уңышлы чыгыш ясавы. «Ак Барс» кебек зур команда кубокка гына барырга тиеш.

«Ак Барс» составында яраткан уенчыгыз бармы?

Аерым яратканы юк.

Бәлки, берәрсе белән шәхсән очрашканыгыз булгандыр?

Әйе, берсендә Артем Лукоянов көрәшкәндә хөкемдар булган идем. Ул бер чарада үзен билбау көрәшендә сынап карарга теләде. Ә мине бу алышта хөкемдар итеп куйдылар.

Артем Лукояновны көрәшче буларак ничек бәялисез?

Бик яхшы көрәште. Ул – габаритлы хоккейчы, бозда да гел көчле хоккей уйнады. Шуңа күрә, аның көрәш өчен физикасы да бик шәп, рухы һәм холкы да тәртиптә.

«Татар-информ», Евгений Романов

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости России





Все новости на сегодня
Губернаторы России



Rss.plus

Другие новости




Все новости часа на smi24.net

Moscow.media
Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Регионы